«Солдатка хат» Бөтенроссия акциясе

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

"Әкият" балалар бакчасы балалары «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Акция барышында тәрбияләнүчеләр әти –әниләре һәм тәрбиячеләре белән бергә Ватаныбызны саклаучылар өчен хатлар яздылар һәм рәсемнәр ясадылар. Балалар, туган йортыннан ерак булган кешеләргә игътибар кирәклеге, ә рәсемнәрнең һәм бүләкләрнең зур көчкә ия булуы турында аңлыйлар. Без солдатларга зур рәхмәтле. Аларның батырлыгына сокланабыз һәм һәрберсенең үз гаиләсенә исән— сау кайтуларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International