Уртасындагы мемориаль һәйкәл янында тантаналы чара узды

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

22 февральдә Тоншерма авылы уртасындагы мемориаль һәйкәл янында тантаналы чара узды. Дан гирляндасын салу Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә бәйрәм чараларын ачты.

Җыелганнар Бөек Ватан сугышы елларында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. "Бабаларыбызның  безнең өчен, безнең киләчәгебез өчен сугышканнарын һәм, бөек батырлык кылып, фашизмны тар - мар иткәннәрен истә тотарга кирәк. Ватанны саклаучылар, үз бурычларын үтәүче хәрбиләр бүген дә махсус хәрби операциядә үз эшләрен дәвам итәләр, һәм без барыбыз да аларга ярдәм итәргә тиешбез»,- диде мәктәп директоры Галимов Ф.В

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International