Хорлар ярышы

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 20нче  февраль көнне, «Ханжин П.С исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә традицион чара - хорлар ярышы узды.

"Хорлар ярышы" ның беренче этабында башлангыч мәктәп хорлары илебез һәм аның геройлары өчен патриотизм һәм горурлык хисе уята торган патриотик җырлар тәкъдим иттеләр: "Катюша", "Прадедушка", "Кояшлы түгәрәк", "Малай - булачак солдат", "Алые закаты", " Без пилотлар", "3 танкист", "Ватанны саклаучылар". Баллар саналганнан соң, жюри нәтиҗә ясады. Һәр сыйныф билгеле бер номинациядә җиңүче булды. Башлангыч белем бирү буенча директор урынбасары Р.Р. Шәйхетдинова бәйрәмдә катнашучыларга, педагогларга, балаларга, ата-аналарга лаеклы әзерләнүләре һәм чыгышлары өчен рәхмәт белдерде, дипломнар тапшырды. "Хорлар ярышы" классларны котлау һәм гомуми фотога төшү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International