Ватанны саклаучылар көне алдыннан Тоншерма урта мәктәбендә 4-11 сыйныф укучылары өчен хәрби-патриотик уен узды.
Чара дәвамында катнашучыларыбызны сугышчан дәрт озата барды. Балаларга берничә конкурс сынауларын үтәргә туры килде. Аннары хәрби-патриотик җыр конкурсы уздырылды. Сугыш еллары җырларын укучылар караокега да җырладылар. Чара нәтиҗәләре буенча мәктәп директоры Галимов Фәһим Вилдан улы котлау сүзе белән чыгыш ясады.
.jpg)