23 февраль көнне- батырлык, рух көче, Ватаныбызда һәм бөтен дөньяда тынычлык өчен җаваплылык бәйрәме билгеләп үтелә.
«Әкият» балалар бакчасының зурлар төркеме балалары Бөек Ватан сугышы ветераны Авдонин Иван Николаевичка открытка ясадылар, ә аш-су осталары тәмле пирог пешергәннәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ветеранга котлау әзерләделәр һәм анда аңа сәламәтлек, чиксез энергия запасы, озак еллар дәвамында яңа буын балаларына дөрес юл күрсәтүче булып калуын теләделәр. Ветеранга открытка, пирог һәм иң җылы теләкләр аның кызы Надежда Ивановна аша тапшырылды.
.jpg)