Үзәк китапханә хезмәткәрләре гаиләләр өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Әти булдыра» дигән әдәби - конкурс программасын үткәрделәр. Очрашу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән башланды.
Чара барышында балалар һәм әтиләр патриотик тәрбиягә юнәлдерелгән конкурс программасында катнаштылар. Үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен һәм эрудицияләрен күрсәттеләр. Уен өч турдан торды: “Укуда авыр - сугышта җиңел”, “Армия эрудициясе” һәм “Солдат өчен иң мөһиме...”. Рус армиясе тарихы, Ватанны каһарманнарча саклаучылар турында белемнәрен искә төшерделәр, "яшерен" хатларны чиштеләр. Уен мультимедия презентациясе, аудио - һәм видеофрагментлар күрсәтү белән бәйләнеп барды.
.jpg)