23 февраль Нармонка авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында, «Әйләндерәм, бутарга телим» дип исмеләнгән уен программасы узды. Алып баручы балаларны борынгы халык уеннары, күңел ачулары, традицияләре һәм йолалары белән таныштырды.
