Бөтенроссия «Алиш эзләреннән» фәнни-тикшеренү конференциясе

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

 Абдулла Алиш исемендәге гимназиядә «Алиш эзләреннән» XI Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Иң яхшы дип табылган эшләрнең авторлары 6 юнәлеш буенча чыгыш ясадылар. Конференция кунаклары – А.Алишның туганнары, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, А.Алиш премия ияләре.

 Конференция эшендә Тәтеш районыннан туган тел укытучысы Сиякина Нәфисә Равил кызы катнашты. Ул «Туган телем – халкым теле» авторлык проектын тормышка ашыру темасына фәнни эш тәкъдим итте.

Педагог-остаз укучыларның һәм үзенең проект эшләрен оештыру һәм үткәрү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Жюрига проектның продуктын - "Туган тел һәм әдәбият буенча проект эшчәнлеген оештыру" авторлык методик кулланмасын тәкъдим итте, (Казан, 2023 ел.)

Укытучылар секциясенең эш нәтиҗәләре буенча 3 җиңүче билгеләнде, шуларның берсе – Нәфисә Равил кызы. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы һәм китаплар белән бүләкләнде. Аның хезмәте “Конференция материаллары” җыентыгында бысылып чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International