Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Өстәмә    белем  бирү үзәгендә Педагогик хезмәткәрләр өчен «Иҗади  белем  бирү мохите, балаларны үстерү чарасы буларак» дигән темага семинар узды. Семинар барышында өстәмә белем бирүдә балаларның сәләтлелеген үстерү, сәләтлелекнең төрле төрләре булган балаларны ачыклауга һәм үстерүгә ярдәм итүче шартлар  тудыру  мәсьәләләре тикшерелде.

Чыгыш ясаучылар төрле юнәлештәге өстәмә белем бирү берләшмәләрендә дәресләрдә сәләтлелекне үстерү буенча уңай практик тәҗрибә  тәкъдим иттеләр.

Семинарның гамәли   өлеше сәләтлелекне ачыклау методикаларын өйрәнүгә һәм апробацияләүгә, сәләтле балалар белән эшләү өчен үсеш күнегүләрен һәм уеннарны  узлэштеругэ   юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International