"Тере классика" -2024 Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының төбәк этабы

2024 елның 29 марты, җомга

      28 мартта Казан шәһәре Идел буе районының ГББ МБУ «83 нче Лицей - Мәгариф үзәге»ндә   «Тере классика» Бөтенроссия проза әсәрләре укучылар конкурсының төбәк этабы узды.

     Безнең районны конкурсның муниципаль этабы җиңүчеләре   тәкъдим итте:

1. Никитина Кира Сергеевна –   “Ханжин П. С. исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесененең     7 нче сыйныф укучысы.

2. Матиева Азалия Хамзовна – “Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе”  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесененең     7 нче сыйныф укучысы.

3. Егоркин Савелий Владимирович – “Урюм урта гомуми белем бирү  мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесененең  5 нче сыйныф укучысы

     Жюри катнашучылар чыгышы барышында әсәр тексты сайланышын, тыңлаучыларга эстетик, интеллектуаль һәм эмоциональ йогынты ясау сәләтен, сүзләрнең дөрес әйтелешен, дикциянең сәнгатьле булуын, логик басым һәм паузалар  куелышын бәяләде.

     Укучыларыбыз текстны яхшы белүләрен,  проза текстын уку осталыгы һәм актерлык талантларын күрсәттеләр. Конкурста катнашучыларны матур чыгышлары белән котлыйбыз!

 

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International