Олы Тархан авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 29 марты, җомга

28нче март көнне Олы Тархан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган «Иҗат итәбез, уйлап табабыз» иҗат остаханәсе узды.

Чара барышында балалар «фән» төшенчәсе, бөек уйлап табучылар, фән эшлеклеләре һәм кеше тормышының төрле юнәлешләрендә беренче ачыш ясаучылар, шулай ук суның кеше тормышында нинди роль уйнавы белән таныштылар. Катнашучыларга көнкүреш  предметлар кулланып, су белән гади тәҗрибәләр күрсәттеләр, атап әйткәндә: «суның өстән тартылуы», «су тыгызлыгы», «капилляр эффект» һәм башкалар.Су белән тәҗрибәләр һәм экспериментлар көне кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.

Балалар үз вакытларын файдалы уздырдылар, шуның белән фәнгә кагылдылар һәм күп кызыклы нәрсәләр белделәр.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International