“Фәнгә адымнар” Бөтенроссия конференциясе

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

 30 мартта Апас урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Фәнгә адымнар» Бөтенроссия фәнни белем бирү конференциясе узды. Чара Сферум платформасында онлайн режимда уздырылды.

Тәтеш кадет-интернат мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Карунин Семен һәм аның остазы «Фәнни потенциал» проект эшчәнлеге түгәрәге җитәкчесе Н.Р. Сиякина катнашты.

Конференция нәтиҗәләре буенча С. Карунин Мәгариф һәм фән министрлыгының II дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.

Катнашучыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә эшегездә уңышлар насыйп булсын!

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International