2024 елның 2 апрелендә ППЭДА (Ханҗина П. С. исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе) информатика һәм география буенча апробация узган.
Апробациянең максаты: бердәм дәүләт имтиханы үткәрү пунктлары хезмәткәрләрен материалларны Интернет челтәре аша китерү технологиясен куллануга, ППЭ аудиторияләрендә укучылар катнашмыйча имтихан материалларының тулы комплектын бастыруга һәм сканерлауга өйрәтүне оештыру.