"Миләшкәй балалар бакчасы" хәбәр итә

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Россия һәм Белоруссия халыклары арасында дуслык турындагы күзаллауларны киңәйтү, башка илләрдә яшәүчеләргә хөрмәт тәрбияләү, аларның традицияләрен һәм мәдәниятен үстерү максатыннан, балалар бакчасында “Россия һәм Белоруссия - без бергә!” дип аталган мәктәпкә әзерлек төркемендә дәрес узды.

Балалар Беларусь Республикасы буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар, милли орнамент белән таныштылар һәм "Хромая лиса", "Посадка бульбы", "У Мазаля" белорусс милли уеннарын уйнадылар.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International