Үзәк китапханә хезмәткәрләре Тәтешнең 1нче урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Николай Васильевич Гогольнең тууына 215 ел тулуга багышланган «Бөек Гоголь серләре» дигән әдәби квест үткәрделәр.
Квестта катнашучыларга 5 станция аша үтәргә туры килде, анда алар Гоголь тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен күрсәтә алдылар, шулай ук төрле катлаулылыктагы сорауларга җавап бирделәр.