Ел саен 2 апрельдә Россия һәм Белоруссия халыкларының бердәмлеге көне билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм белорусларның һәм россиялеләрнең ата-бабаларының данлы традицияләрен дәвам итәргә, тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә, киләчәк буыннар файдасына уртак йорт төзергә чын омтылышын гәүдәләндерә. Бүген «Сабый» балалар бакчасында «Без бердәм» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар Белоруссия халыкларының символикасы һәм традицияләре белән таныштылар, милли киемнәрне карадылар, «Бульба» җырын тыңладылар, уеннар уйнадылар.