"Миләшкәй балалар бакчасы" хәбәр итә

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Татар халкының иң популяр язгы бәйрәме, һичшиксез, "Карга боткасы" булып тора. Борынгы заманнарда кешеләр язны үзләренең канатлары очында кара каргалар китерә дип санаганнар. Шуңа күрә кар эри башлау белән, беренче гөрләвекләр ага башлау белән, каргалар хөрмәтенә "Карга боткасы" бәйрәме оештырылган. Бу көнне балалар өйдән өйгә йөреп ярма, май, шикәр, йомырка җыйганнар, бәйрәмгә чакырганнар. Безнең балалар бакчасында да “Карга боткасы” бәйрәме узды. Әлеге чараның максаты - тәрбияләнүчеләрне татар халкының традицияләре белән таныштыру, әйләнә-тирә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, татар халык уеннары: “Карга алыш”, “Кашыкка күкәй салып йөгерү”, “Казлар, казлар...”

Бәйрәмгә Кәрим бабай белән Кәримә әби килгән иде. Алар балалар белән бергә ботка пешерделәр. Уен-биюдән соң балалар тәмле «карга ботка"сы белән сыйландылар, ә кошлар өчен җимлекләргә салдылар.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International