Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 4 апрелендә «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы җиңүчеләре Тәтеш районы исеменнән  Буа шәһәрендә узган фестивальнең зона этабында катнаштылар. Фестиваль халык иҗаты өлкәсендә балаларның сәләтләрен ачыклау, үстерү, аларга ярдәм итү һәм аларны этномәдәни мирас кыйммәтләренә кертү максатыннан үткәрелә.  Үз номерларын  «Прялица» вокаль ансамбле, «Анастасия» дуэты;  «Художественное слово» номинациясендә - Романова Анастасия, Шитова  Карина;  «Народный вокал» номинациясендә - Карягина  Анастасия, Маннанова Алиса; «Театральное творчество» номинациясендә «В мире фантазий», «В мире театра» театр коллективлары; «Творческая семья» номинациясендә Набиуллиннар гаиләсе чыгышларын күрсәтте.

    Шулай ук зона этабында «Россия сувенирлары» декоратив – кулланма иҗат күргәзмәсе тәкъдим ителде.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International