Эковесна буенча чаралар үткәрү планы кысаларында тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре сыерчык оялары ясадылар һәм “Долгая поляна” тыюлыгына тапшырдылар. Тыюлык хезмәткәре, Китаев Виталий Иванович, балаларга активлыклары өчен рәхмәт белдерде, экскурсиягә чакырды. Анда үз сыерчык ояларын күрергә мөмкин булачак. Кошлар өчен утыздан артык яңа "фатир" кече һәм зур аллеяда урнаштырылачак.
Эксклюзив сыерчык оялары ясаган өчен ата-аналарның һәрберсенә зур рәхмәт!