Бүген, 5 апрельдә, Тәтеш шәһәренең "Малыш" балалар бакчасы базасында өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында «Яшь тикшеренүчеләр» дигән район фәнни-гамәли конференция узды.
Конференциядә Тәтеш районының 7 мәктәпкәчә яшьтәге һәм 11 мәктәп укучысы катнашты. Балалар табигать һәм экология, спорт, космос һ. б. өлкәләрдә тикшеренү характерындагы проектлар тәкъдим иттеләр.
Конференциядә җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.