2024 елның 4 апрелендә «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең муниципаль этабы (ГТО) Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында узды.
Фестивальнең спорт программасы ГТО комплексы сынауларыннан торды. Районның 10 гомуми белем бирү оешмасыннан 10 команда катнашты. Барлык этапларны үтәү йомгаклары буенча 1 урынны А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбе командасы алды, 2 урынны Ханжин П.С. исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбе командасы, 3 урынны Тоншерма урта мәктәбе командасы алды. Фестивальдә җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар белән бүләкләнделәр.