6 апрель Олы Шәмәк авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Бармакларда әкият» курчак театры презентациясе узды.
Алып баручы балаларга курчак театры, аларның нинди төрләре, ничек эшләү тәртибен аңлатып үтте. Һәркем үзен курчак актеры ролендә сынап карады. Чара ахырында импровизацияләнгән «Шалкан» курчак спектакле уйнадылар. Балалар онытылмаслык һәм файдалы актерлык тәҗрибәсе алдылар.