«Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбе» МББУ укучылары командасы «Мәктәп бизнес-старты» республика проекты кысаларында реаль бизнес-компанияләрдән бизнес-кейслар чемпионатында катнашты. Балалар үзләренең эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенцияләрен сынап карадылар. Чемпионат нәтиҗәләре буенча мәктәп командасы җиңүче булды һәм проектның киләсе этабына чакырылды (остаз: Т.С.Карабаева).