Гаилә елы кысаларында Кутяшовлар гаиләсе, балалар китапханәсенең актив укучылары, «Гаилә масштабында уку» республика конкурсында җиңүчеләр Дәүләт Думасы депутаты Ларионова Татьяна Петровна һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Николаевна Рыбакова белән очрашуга чакырылды. Очрашуны «Бердәм Россия» партиясенең Яңа Савин бүлекчәсе белән берлектә Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе оештырды. Чара Милли китапханәдә узды, анда гаиләләргә экскурсия үткәрелде, депутаттан бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Очрашу тәмамлангач, җиңүчеләр татар театры тарихының интерактив мультимедия комплексы булган Шарык клубына экскурсиягә киттеләр.