"Икенче тормыш" мастер-классы

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Икенчел чималдан эшләнмәләр ясау эстетик тәрбиянең мөһим өлеше булып тора. Төрле контейнерлар һәм башка пластик әйберләр - бүгенге көндә көнкүреш калдыкларының иң киң таралган төре. Технологик үсеш елы һәм #Эковесна республика конкурсы кысаларында төрле көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү һәм табигатьне саклау максатыннан Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта мәктәбенең  "Росток" Экокомандасы тарафыннан икенчел чималдан робот ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Мондый мастер-класслар вак моториканы үстерә, көндәлек тормышта төрле предметларга иҗади якын килүне табарга ярдәм итә. Бу эшнең нәтиҗәсе буларак,  Вася исемле робот мәктәбебезнең яңа "укучысы" булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International