Башлангыч сыйныф укытучыларының республика семинар-практикумы

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 11 апрелендә П.С. Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында стажировка мәйданчыгы кысаларында. башлангыч сыйныф укытучыларының «Заманча эшчәнлек технологияләрен кулланып, кече мәктәп укучыларының проект – тикшеренү күнекмәләрен формалаштыру» темасына республика семинар-практикумы узды.

Семинар барышында Ханҗин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче мәктәбе укытучылары ачык дәресләр үткәрделәр, дәрестән тыш эшчәнлек күрсәттеләр, укучылар проектларны якладылар.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар каралган дәресләргә анализ ясадылар, мәктәп педагогларының эчтәлекле һәм нәтиҗәле эшенә уңай бәя бирделәр, кече мәктәп укучыларының уку-тикшеренү һәм проект-фәнни эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыру өлкәсендәге иң актуаль проблемалары турында сөйләделәр.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International