Тәтеш шәһәренең «Сабый» балалар бакчасы хәбәр итә

2024 елның 12 апреле, җомга

12 апрель-Россия һәм бөтен дөнья өчен мөһим дата. Бу көнне 63 ел элек космонавтыбыз Юрий Гагарин беренче галәмгә очты.

«Сабый» балалар бакчасы холлында космос турында рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды, шулай ук балалар әти-әниләре белән бергә әлеге темага кул эшләре ясадылар. Бүген тәрбияләнүчеләр белән космонавтлар турында тематик әңгәмәләр үткәрелде, «Җирнең беренче космонавты»дигән презентация каралды.

Әлеге чараның максаты: балаларга беренче космонавт Россия гражданины Ю.А. Гагарин булуы турында белем бирү, балаларда патриотизм һәм үз Ватаны өчен горурлык хисе тәрбияләү.

         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International