Ханжин П.С исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе хәбәр итә

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

​«Пушкин картасы» проекты кысаларында 9 нчы В сыйныфы укучылары балалар китапханәсендә булдылар, анда А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган «Пушкинның тылсымлы илендә» әдәби уенда катнаштылар. Балалар өч станциядә булдылар: «Әдәби», «Шигъри», «Әкияти».

Александр Сергеевич биографиясе буенча сорауларга җавап бирделәр, язучының шигырьләрен һәм әсәрләренең төп геройларын искә төшерделәр, шулай ук шагыйрь әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле укып күрсәттеләр, теге яки бу предметның кемнеке булуын фаразладылар һәм Александр Сергеевич Пушкин әсәрләренең геройларына әверелеп карадылар.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International