Мәгариф бүлеге хәбәр итә

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Безнең тәрбия өлкәсе педагоглары «Кешене тәрбияләү» конкурсының читтән торып сайлап алу этабында җиңүчеләр булдылар һәм номинацияләрдә иң яхшылар «унлыгына» керделәр:

  1. «Сыйныф коллективын тәрбияләү» - Шәрәфиева Лилия Гомәр кызы, П.С. Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче урта мәктәбе сыйныф җитәкчесе;
  2. «Тәрбия процессы белән идарә итү» - Шәмсетдинова Зөлфия Исмәгыйль кызы, Олы Тархан урта мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;
  3. «Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбияви траекторияләре» - Курзаева Яна Владимировна, А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбе педагог — оештуручысы;
  4. «Балачак навигаторлары». - Мещерякова Анна Анатольевна, Тәтеш гражданлык яклау көллияте  директорының тәрбия буенча киңәшчесе.

Өстәмә белем бирү педагоглары арасында үткәрелгән конкурста иң яхшылар булып «унлыкка» Зяббарова Эльмира Наил кызы керде, ул Тәтеш районы өстәмә белем бирү үзәгендә эстетик юнәлешле сәнгать педагогы.

Педагоглар Татарстан Республикасының иң яхшы укытучылары рәтендә, финал 18,19 апрельдә Казанда Алдан һөнәри әзерлек үзәгендә узачак.

Аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International