Мәдәният яңалыклары

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

16 апрель Тәтеш муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе «Зеленодольск шәһәренең мәдәни үсеш үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе базасында «Мәдәни десант» проекты кысаларында методик семинарда катнашты.

Очрашу кысаларында мәдәният өлкәсендә эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә ирешү, «Пушкин картасы» программасы буенча эш, грант конкурсларының проект эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.

Мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен «Таткультресурсцентр» ДБУнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

  1. Старостина Алена Геннадьевна-Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Балалар сәнгать мәктәбе» МБУ директоры вазыйфаларын башкаручы;
  2. Абраконова Татьяна Васильевна - «Тәтеш үзәкләштерелгән клуб системасы» МБУнең Киртәле авыл мәдәният йорты директоры.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International