Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Олы Тархан авыл мәдәният йортында 9 майга Георгий тасмасыннан брошь ясау буенча мастер-класс узды.
Декоратив брошь ясаганда, алып баручылар мастер-класста катнашучыларны Георгий тасмасы барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, чөнки мастер-класс вакытында ясау алымнары һәм серләре генә күрсәтелмәде, ә бу символның тарихы, ул нинди Совет бүләкләре белән кулланылуы турында да сөйләнелә. Мастер-класста катнашучылар канзаши техникасында чәчәк ясарга өйрәнделәр. Чарада катнашучыларның һәрберсе 9 майда күкрәгендә горурлык белән йөртеләчәк Җиңү символын үзенә истәлек итеп ясады.