«Җир - безнең уртак йортыбыз» дигән эко – квест

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре үзәк паркта Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен Бөтендөнья Җир көненә багышланган «Җир - безнең уртак йортыбыз» дигән эко – квест үткәрделәр.

Анда катнашучыларны өч командага бүлделәр, капитаннарны сайладылар һәм исем уйлап таптылар. Аларга маршрут битләре һәм парк картасы тапшырылды. Чара барышында студентлар паркның төрле урыннарында урнашкан тематик станцияләр аша үттеләр, моның өчен өстәмә киңәшләр бирелде. Уен ахырында җиңүчеләр бүләкләр алдылар.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International