"Әкият" балалар бакчасының ЭКО - патруле Көньяк микрорайонда " Беренче чәчәкләрне саклагыз!" акциясе үткәрде.
Балалар үтеп баручыларга үз куллары белән ясалган беренче чәчәкләр һәм аларны сакларга чакыручы магнитлар бүләк иттеләр. Шулай ук беренче язгы чәчәкләргә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге, аларны өзәргә һәм табигать биргән матурлыкны һәлак итәргә ярамавы турында аңлаттылар.