19 апрель- нацистлар һәм аларның Бөек Ватан сугышы елларындагы ярдәмчеләре тарафыннан совет халкының геноциды турында Хәтер көне.
Ханжин П.С исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Лазарева Л.Н. һәм тәрбия эше штабы белән берлектә мәгълүмат стенды булдырылды, анда Хәтер көне тарихы, саннар һәм тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән даталар чагылдырыла.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында немец-фашист илбасарларыннан җәберләнелгән корбаннар истәлегенә багышланган дәрес үткәрелде
.jpg)