Гаилә елында “Библиотөн-2024” Бөтенрәсәй акциясе “Бөтен гаилә белән укыйбыз” девизы астында уза. Һәр кешенең китап белән беренче очрашуы нәкъ менә гаиләдә башлана, балачакта ук аңа әкиятләр укыйлар, аннары һәркем үз күңеленә хуш килгән әсәрләр таба һәм үзе укый. Аның традицион яки электрон китаплар укуы мөһим түгел, мөһим нәрсә шул, уку һәрвакыт грамоталы һәм белемле кешенең билгесе.
«Библиотөн-2024»не үткәрү кысаларында Келәш модель китапханәсендә киң даирә укучылар өчен «Гаилә кыйммәтләре сандыгы» дигән әдәби кунак бүлмәсе узды.
Чара башында китапханәчеләр кунакларны “Гаилә – ул синең белән белән һәрчак янәшә!” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдылар. Бу төсле китаплар “Мәдәният” милли проекты кысаларында сатып алынган.
Китапханәчеләр теләсә кайсы яшьтә укуның мөһимлеге, китапларның игелекле һәм акыллы дуслар булуы турында сөйләделәр. Укучылар «Әдәби герой портреты», «Әкиятне уйлап кара», «Әкият героеның исемен әйт» уеннарында катнаштылар. Күңелле, бердәм рәвештә барлык биремнәрне үтәделәр. Һәрбер җавап бирүчегә смайл рәвешендәге фишкалар бирелде. Чара ахырында бу фишкаларны татлы призларга алыштырдылар. Убырлы Карчыкның килүе дә балалар өчен кызыклы сюрприз булды. Ул балаларга үзенең яраткан китаплары турында сөйләде.
Күңел ачу программасы барышында балалар хәрәкәтчән уеннарда бик теләп катнаштылар. Бу вакытта өлкәннәр “Китапханә һәм 21 нче гасырда гаилә” дип аталган анкета сорауларына җавап бирделәр. Чарада катнашучыларга китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән “Балалар һәм ата-аналар өчен файдалы сайтлар” дигән буклет әзерләп таратылды.
Бәйрәм кунаклары чәй өстәле артында җылы, дустанә атмосферада бер-берсе белән яңалыклар уртаклаштылар һәм аралаштылар