«Библиосумерки – 2024» Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре П.С. Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 «А» сыйныф укучылары өчен «Китап белгечләре» библио – коллажын үткәрделәр (сыйныф җитәкчесе Иванова Ю. Л.).
Чара барышында укучылар гаилә темасына рус һәм чит ил авторларының яраткан китаплары битләре буйлап сәяхәт иттеләр, әдәбият өлкәсендәге белемнәрен сынадылар, «Гаилә турында китаплар», «Геройны уйла», «Иң игътибарлы» кебек конкурсларда сынаулар уздылар, инсценировкада үз талантларын күрсәттеләр.
Уеннарда һәм конкурсларда катнашып, укучылар укымышлылык, киң караш, игътибарлылык һәм зирәклек күрсәттеләр. Чөнки бүгенге дөньяда компьютер һәм интернет булу гына түгел, актив укучы булу да бик мөһим!