Бүген Алабирде авылының «Миләшкәй» балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләренең куст методик берләшмәсе узды.
Семинар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны гаиләгә мәхәббәт аша әхлакый-патриотик тәрбияләү темасына багышланган иде. Семинар барышында белем бирү эшчәнлеге, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән эш тәҗрибәсе, патриотик тәрбия буенча предмет-тирә як мохитне рәсмиләштерү тәкъдим ителде. Балалар бакчасында тәрбияләнүче Самира әнисе белән бергә үз гаиләсенең шәҗәрә агачын тәкъдим итте. Семинарда катнашучылар әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.