Бүген "Әкият" балалар бакчасының зурлар һәм логопедия төркемене балалары, үзләренең әти-әниләре һәм педагоглар белән бергә Көньяк урамындагы 10 нчы йорт ишегалдындагы балалар мәйданчыгы территориясен җыештырдылар.
Апрельнең матур көне яхшы кәефне күтәрде һәм тиз арада мәйданчыкны һәм фонтанны чүп-чардан чистарттылды. Эш нәтиҗәләрен күрү бик күңелле булды,чөнки һәркем бу эшкә үзенең җан җылысының бер өлешен кертте. Чиста мәйданчык тирә-юньдәгеләрнең күзләрен шатландыра. Балалар һәркемгә чисталык һәм тәртип саклауны сорап мөрәҗәгать иттеләр! Без ташлаган һәр чүп – чар -ул безнең ишегалдыбыз һәм торак пунктыбызның йөзе генә түгел, ә мәдәниятебез һәм тәрбия күрсәткече икәнлеген истә тотарга кирәк.
Ә безнең эшчәнлегебезнең уңай нәтиҗәләре, бәлки, күп кенә проблемаларны хәл итүнең үзебезгә бәйле булуын һәм безнең кулларда булуын исбатлауның яхшы үрнәгедер!