25 апрель Кошки - Новотимбаево авылында чуаш халкының бөек мәгърифәтчесе Иван Яковлевич Яковлевның тууына 176 ел буллу уңаеннан тантаналы чара узды. Әлеге чарада катнаштылар:
- Татарстан Республикасының Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николаева Наталья Васильевна;
- генерал-лейтенант, Россия Федерациясе Герое, Совет һәм Россия авиаторы, Россия чуашларының федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Гаврилов Николай Федорович;
- Ульяновск өлкәсе Чуваш милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Бабайкин Владимир Петрович;
- Татарстан Республикасында Чуаш милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе урынбасары-Малышев Константин Анатольевич;
- «Сувар» Республика газетасының баш мөхәррире-Трифонова Ирина Федоровна;
- Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы әгъзасы-Паймухин Валентин Борисович;
-«Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы чуашларының милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Тимофеев Володар Аркадьевич һәм башкалар.
Чара И.Я. Яковлев бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланды. Кунаклар шулау ук музейга, Кошки - Новотимбаево авылының атаклы кешеләренә багышланган мемориалга чәчәкләр салдылар, Иван Яковлевич Яковлев туган йорт урынында төзелгән часовняда шәмнәр кабыздылар.