Келәш авылында «Яшь йөрәкләр» ветераннар клубы әгъзалары өчен «Без Тукайлы халык»дип аталган әдәби сәгать үткәрелде.Ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел һәм Туган тел көненә багышланган иде.
Катнашучылар шагыйрьнең авыр язмышы, кабатланмас иҗаты турында сөйләштеләр, әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Чара Габдулла Тукай иҗат иткән, татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән төгәлләнде.