26 апрель көнне Югары Тархан авыл мәдәният йортында «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» район күзәтү-конкурсы кысаларында, чуаш теле көненә багышланган «Минем бабаларымның теле сүнәргә тиеш түгел» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Чара барышында рус, чуаш телләрендә шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Чара азагында «Халыклар дуслыгы» сәхнәсе күрсәтелде.