Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 3 мае, җомга

2 майда, “Ветеранга кунакка” патриотик акциясе кысаларында Байраш авыл җирлеге башлыгы А.М. Гобәев, мәдәният хезмәткәрләре һәм Байраш мәктәбе укучылары белән берлектә тыл хезмәтчәне Мөхәммәтуллина Сәймә Габделвәли кызы янына бардылар.

Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов исеменнән аны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, Татарстан Республикасы Рәисеннән бүләк һәм котлау открыткасын тапшырдылар.

  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International