5 май Монастырск авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре Җиңү көне алдыннан «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе үткәрделәр.
Георгий тасмаларын тапшырганда мәдәният хезмәткәрләре әлеге символның тарихы, Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгы һәм фидакарьлеге турында кыскача искә төшерделәр.