Традиция буенча, «Әкият» балалар бакчасында 11 июньдә "Сабантуй-күңелле бәйрәм" музыкаль — спорт күңел ачу чарасы узды, анда барысы да : өлкәннәр дә, балалар да катнашты.
Татар телен укыту буенча тәрбияче Әнүзә Вилдановна Абдурахманова балалар белән күңелле уеннар-ярышлар: "Ат чабышлары", "Йомырканы кашыкка куеп йөгерү", "Капчыкларда йөгерү", «Җайдаклар» һәм башка уеннар үткәрде. Ә чын егетләр аркан тартуда ярыштылар. Барлык балалар да үз көчләрен, җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәтә алдылар.
Бәйрәмдә балалар "Сабантуй" татар халык бәйрәме турында күзаллау алдылар: Татарстан халыкларының мәдәни традицияләренең күптөрлелеге, татар милли костюмы һәм татар халык уеннары белән таныштылар.
Бәйрәм бик күңелле үтте!!!