Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиулловның Корбан бәйрәме белән котлавы

2024 елның 16 июне, якшәмбе

Кадерле Тәтеш районы халкы!

Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бу көн безгә иман һәм шәфкатьлелекнең мөһимлеген искә төшерә.

Корбан бәйрәме мөселманнар тарафыннан иң хөрмәт ителгән бәйрәмнәрнең берсе, гасырлар дәвамында ул шәфкатьлелек, дини кагыйдәләргә һәм традицияләргә хөрмәт символы булып тора. Тынычлык сөю, әхлакый сафлык, мәрхәмәтлек, якыннарыгыз турында кайгырту – менә исламның чын кыйммәтләре.
Районыбызның төп байлыгы-биредә яшәүчеләр, төрле милләт вәкилләре арасындагы тынычлык һәм татулык. Бердәмлектә  безнең көчебез!
Кешеләрне саф уйларда һәм игелекле эшләрдә берләштерүче Корбан бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, тынычлык һәм үзара аңлашу китерсен! Догаларыбыз кабул булып, кылган гмәлләребезнең игелеге йөз тапкыр артсын.

Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, барлык игелекле эшләрдә уңышлар, тынычлык һәм татулык телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International