Урюм мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Карлыгач" савыктыру лагеренда булдылар. Мәдәният хезмәткәрләре хезмәткәрләрне һәм тәрбияләнүчеләрне лагерьның 7 яшьлек туган көне белән котладылар. Чара азагында балалар белән кызыклы конкурслар үткәрелде.