1941 елның 22 июне – иң кайгылы даталарның берсе. Бу Бөек Ватан сугышы башланган көн. Без үз бурычыбызны үтәп, Ватаныбызны дошманнан саклап һәлак булган һәркем өчен кайгырабыз. Бүген «Сабый» балалар бакчасында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар узды. Педагоглар тәрбияләнүчеләр белән Бөек Ватан сугышы турында әңгәмәләр үткәрделәр, совет солдатларының батырлыгы турында сөйләделәр, китаплар укыдылар, стена газетасы ясадылар. Олы яшьтәге балалар Дан Монументы янында булдылар. Балаларыбыз-илнең булачак хуҗалары һәм яклаучылары. Мондый чараларны үткәрү мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик тәрбияләүнең, Ватанга мәхәббәт формалаштыруның мөһим өлеше булып тора.