23 июньдә Бакырчы мәдәният йортында «Пушкин картасы» һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проектлары кысаларында «Татар халкының уеннары һәм күңел ачулары» фольклор сәгате узды.
Чара барышында балалар безнең районда яшәүче җирле халыклар һәм борынгы заманда ата-бабаларыбызның буш вакытларын ничек үткәргәннәре турында белделәр. Катнашучылар күңел ачу һәм актив вакыт үткәрү генә түгел, ә авылның мәдәни мирасы байлыгы турында күбрәк белү мөмкинлеге дә алдылар. Татар халык хәрәкәтчән уеннарында катнаштылар, шулай ук баян янында татар халык биюләрен башкардылар.