22 июньдә 20 сәгать 30 минутта Нармонка мәктәбе территориясендә обелиск янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган тантаналы митинг узды. Митингка балалар, әти-әниләр, укытучылар, Нармонка авылы халкы һәлак булган бабаларын искә алырга килде. "Хәтер шәме" акциясе кысаларында барлык катнашучылар шәмнәрне кабызып, обелискка чәчәкләр салдылар.
Ватан өчен сугышта һәлак булганнарның мәңгелек истәлеге. Безгә тынычлык һәм ирек биргән солдатларга мәңгелек дан. Гасырлар узгач, еллар узгач, истә тотыйк!