Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

26 июнь Тәтеш район мәдәният йортында Россиядә Гаилә елына багышланган «Дөнья гаиләдән башлана» дип исемләнгән ял кичәсе булып узды.

Чарада иҗади, күп балалы гаиләләр һәм махсус хәрби операциядә канашучыларның гаиләләре җыелган иде.Бәйрәмдә катнашучылар иҗади рәвештә үз гаиләләрен тәкъдим иттеләр, талантларын күрсәттеләр, «Гаилә хәзинәләре сандыгы», «Көй уйлап кара!», «Караоке», «Тәрҗемәче», «Супер уен» викториналарында һәм күңел ачу, бию конкурсларында катнаштылар. Балалар әти-әниләре белән бергә гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр белү буенча ярыштылар, гаилә бердәмлеге символы булган дуслык, мәхәббәт гаилә муенсасын булдыруда катнаштылар.

Кичә дәвамында кунаклар һәм катнашучылар өчен үзешчән сәнгать артистлары башкаруында яраткан җырлар яңгырады.

          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International